news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда «Казанда төрек базары» эстрада фестивален үткәрү планлаштырыла

Төрки эстрада фестиваленә исем эзлиләр. «Казанда төрек базары» атамасы вакытлыча гына уйланган, чөнки, Рәшит Ваһапов фонды җитәкчесе Рифат Фәттахов сүзләренчә, бу атама татарча матур яңгырамый.

(Казан, 18 февраль, «Татар-информ», Алинә Айдарова). Татарстанда «Казанда төрек базары» Халыкара төрки эстрада фестивален үткәрү нияте бар.

«Күптәннән төрки эстрада фестивален үткәрү хыялым бар иде. Бер 3-4 ел хокүмәт белән рәсми сөйләшүләр алып бардык. Быел, гыйнвар аенда, премьер-министр Алексей Песошинның махсус карары белән әлеге проект республика планына керде», — диде Рәшит Ваһапов фонды җитәкчесе Рифат Фәттахов.

Фонд җитәкчесе сүзләренчә, «Казанда төрек базары» исеме әлегә вакытлыча. «Бу исем русча матур, әмма татарча матур яңгырамый. Бу фестивальгә исем эзлибез. Хәтта бәлки безгә конкурс игълан итәргә кирәктер», — диде ул.

«Бу проектның киләчәктә өметле булуына ышанабыз. Халыкара масштабындага проект булыр дип өметләнәбез», — диде Рифат Фәттахов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100