news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда Казанда БРИКС Уеннарына әзерлек оператив штабы һәм эшче төркемнәре булдырыла

Татарстанда 2024 елда Казанда БРИКС Уеннарына әзерлек һәм аны уздыру буенча оператив штаб булдырылачак. Бу боерыкны республика Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.

Документка нигезләнеп, оператив штабны Татарстан вице-премьеры - ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров җитәкли. Штаб дәүләт хакимияте, җирле үзидарә органнарының, оешмаларның һәм иҗтимагый берләшмәләрнең үзара багланышлары; Россия Спорт министрлыгына турнирга бәйле чараларны әзерләүдә һәм уздыруда ярдәм итү; урнаштыру урыннарында, сәүдә, медицина, транспорт һәм башка өлкәләрдә хезмәтләр күрсәтүне мониторинглау; мәдәни-массакүләм чаралар үткәрү һәм башкалар буенча бурычларны үз өстенә ала.

Шулай ук чарага әзерлек юнәлешләре буенча эшче төркемнәр төзеләчәк. Барлыгы 12 төркем була:

  • Спорт программасын гамәлгә ашыру (җитәкчесе - Татарстан спорт министры Владимир Леонов);
  • Объектларны һәм оештыручы шәһәрне комплекслы әзерләү (җитәкчесе - Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин);
  • Транспорт белән тәэмин итүне һәм логистиканы оештыру (җитәкчесе - Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов);
  • Клиентлар төркемнәрен урнаштыру, тукландыруны оештыру (җитәкчесе - Казан муниципаль берәмлеге башлыгының беренче урынбасары Денис Калинкин);
  • Массакүләм мәгълүмат чаралары белән хезмәттәшлекне тәэмин итү, мәгълүмати ярдәм күрсәтү, чараларны алга этәрү (җитәкчесе – «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев);
  • Волонтерлык программасын гамәлгә ашыру (җитәкчесе - Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков);
  • Энергетика инфраструктурасын әзерләү (җитәкчесе - Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко);
  • Медицина һәм санитар-эпидемиологик иминлекне тәэмин итү мәсьәләләре (җитәкчесе - Татарстан сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин);
  • Мәгълүмат-коммуникация һәм телекоммуникация инфраструктурасын булдыру мәсьәләләре (җитәкчесе - Татарстан дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин);
  • Комплекслы иминлекне тәэмин итү (җитәкчесе - Татарстан беренче вице-премьеры Рөстәм Нигъмәтуллин);
  • Ярышларда катнашучы илләрнең спорт министрлары очрашуларын әзерләү һәм уздыру (җитәкчесе - Татарстан спорт министры Владимир Леонов);
  • Мәдәни, туристлык, тамашачылар һәм билет программаларының ачылыш һәм ябылу тантаналарын әзерләү һәм уздыру мәсьәләләре (җитәкчесе - Татарстан вице-премьеры Ләйлә Фазлыева).

Искәртик, кичә Татарстанда Уеннарга әзерлек һәм аны уздыру буенча республика оештыру комитеты утырышы узды. Уеннар 2024 елның 10-26 июнендә була. Чараны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100