news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда Казан янындагы чүп яндыру заводын тапшыру сроклары күчерелде

Казан янында төзелүче чүп яндыру заводы 2026 ел ахырына кадәр файдалануга тапшырылырга тиеш. РФ Хөкүмәте карарында шулай диелә.

Аңа кадәр «РТ-Инвест» компаниясендә заводны тапшыру срокларының күчерелүе хакында сөйләгәннәр иде. Шул ук вакытта анда ышандыруларынча, чүп яндыру заводының куәте (елына 500 мең тонна чүп-чар) сакланачак.

Төп подрядчы ролендә Швейцария-Япония консорциумын (Hitachi Zosen Inova) алыштырган Кытайның Chongqing Sanfeng Covanta Environmental Industry Co., Ltd. корпорациясе бер ел эчендә төп җиһазны китерергә тиеш. Проект документларына төзәтмәләр кертеләчәк.

Элегрәк, июнь башында, «РТ-Инвест» компаниясенең Казан янында чүп яндыру заводы төзүне яңадан башлавы билгеле булган иде. Төп җиһазны җитештерүченең алышынуы турында май аенда игълан ителде: махсус хәрби операция башланганнан соң Россиягә карата кертелгән санкцияләр аркасында Hitachi Zosen Inova консорциумы җиһазны Татарстанга китерә алмаячак (ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов геосәяси вазгыятьнең Татарстан энергетикасына тискәре йогынты ясавы хакында әйтте).

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100