news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда Казан – Оренбург юлында Чулман аша салынган күпер федераль милеккә әйләнде

14 чакрымлы күпер республика дәүләт милкеннән федераль милеккә күчерелде.

(Казан, 21 ноябрь, “Татар-информ”). “Волго-Вятскуправтодор” идарәсенә яңа объект тапшырылды. Татарстанда Казан – Оренбург юлында Чулман аша салынган күпер федераль дәрәҗә алды. Бу хакта ведомство матбугат хезмәте хәбәр итә.

“Казан – Оренбург – Акбулак – Казахстан чиге Р-239 юлындагы 14 чакрымлы Чулман аша салынган күпер республика дәүләт милкеннән федераль милеккә күчерелде. Бу исә Р-239 транспорт өзеклеген бетерү мөмкинлеген бирде”, - диелгән матбугат хезмәте хәбәрендә.

“Волго-Вятскуправтодор” балансында 1922 км юл исәпләнә, шул исәптән Татарстанда – 1041 км.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot