news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда Казан-Оренбург трассасы участогында транспорт хәрәкәтен чикләячәкләр

Иртәгә, 5 ноябрьгә каршы төндә, Татарстанда Казан-Оренбург трассасы участогында транспорт хәрәкәтен чикләячәкләр. Бу хакта «Волго-Вятскуправтодор» матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Төн уртасыннан иртәнге дүрткә кадәр Р-239 Казан – Оренбург – Акбулак автомобиль юлының 11 нче километрында – Казахстан Республикасы белән чиктә Оренбург шәһәре юнәлешендә хәрәкәт чикләнәчәк», – дип билгеләп үттеләр матбугат хезмәтендә.

Вакытлыча уңайсызлыкларның сәбәбе үзгәрүчән мәгълүматның динамик таблосын алыштыру буенча эшләр булачак, дип аңлаттылар идарәдә.

Транспорт хәрәкәте иң сул як полосада оештырылачак. Эшләр тәмамлангач, машина йөртүне оештыру штат режимына кайтачак.

Автомобильчеләрне вакытлыча юл билгеләре таләпләрен үтәргә сорыйлар.

news_right_1
news_right_2
news_bot