news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда Казан Кремле кубогына көрәш турниры уздырырга була – Равил Ногуманов

Россия көрәш федерациясе вице-президенты татар көрәшен төбәкләрдә үстерү буенча планнары белән уртаклашты.

(Кунгур, 11 ноябрь, "Татар-информ", Фәрит Салихов). "Көрәш Идел буе федераль округының Татарстан, Башкортстан, шулай ук Пермь, кайбер Себер төбәкләрендә киң таралган. Милли спорт төребезне һәр төбәктә таныту өчен, бүгенге "Урал кубогы" кебек ярышларны күбрәк уздырырга кирәк", – Россия көрәш федерациясе вице-президенты Равил Ногуманов "Татар-информ" хәбәрчесенә шундый фикер җиткерде.

"Урал кубогы"н күрсәтү турниры дип тә атарга була. Мондый турнирлар аша безнең танылу арта. 50 меңләп халкы булган Кунгурда, мәсәлән, әлеге турнирны оештырырга теләк белдереп йөрүче шәхесләр бар. Безгә башка шәһәрләрдә дә башлангыч булдырырга теләк белдергән кешеләрне табарга кирәк. Еллар узган саен турнирлар саны арта икән, татарча көрәш буенча спортчыларның осталыгы да арта, безгә башка көрәш төрләре белән мавыгучы спортчылар да тартылачак", – диде Равил Ногуманов.

"Татар-информ" хәбәрчесенең, әлегедәй спорт остасы исемен бирә торган Россиякүләм турнирны Татарстанда да оештырып булмыймы, дигән соравына Равил Ногуманов: "Әлеге тәкъдимне исәпкә алырбыз. Татарстанда көрәш буенча җирле турнирлар бик еш уза, Дөнья чемпионаты һәм Дөнья кубогына ярышлар үткәне бар. Шул ук вакытта, нишләп әле Татарстанда, әйтик, Казан Кремле кубогына көрәш ярышы уздырмаска?! Тәкъдим бар икән, без теләктәшлек белдерергә риза", — диде.

Пермь крае Кунгур шәһәрендә көрәш буенча "Урал кубогы" ярышлары дәвам итә

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100