news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда Каюм Насыйрига багышланган туристик маршрутны киңәйтәләр

Татар мәгърифәтчесе мирасын саклау проектын төзү инициативасы Россия Президенты грантына ия булды.

Татарстанда Каюм Насыйрига багышланган туристик маршрутны киңәйтәләр
Яшел Үзән районы хакимияте

(Казан, 22 июнь, «Татар-информ»). Татарстанның Яшел Үзән районында төзелгән «Татар авылына сәяхәт. Каюм Насыйри мирасын саклау» проекты Россия Президенты гранты хисабына киңәйтеләчәк. Бу хакта район хакимияте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Туристлык маршруты Татар мәгърифәтчесе Каюм Насыйри белән бәйле Кече Шырдан һәм Олы Ачасыр авылларындагы урыннар буйлап уза. Быел аның тууына 195 ел булды. Башта проект авторлары Кече Шырданда җәяүлеләр маршруты төзеде һәм Олы Ачасырда Каюм Насыйри исемендәге музейда һөнәрчеләр остаханәсе оештырды. Маршрут сәяхәтчеләрдә уңай тәэсирләр калдырды.

Хәзер Президент грантлары фонды проектка 500 мең сумга якын акча бүлеп бирәчәк. Алар ярдәмендә инициативаны яңа дәрәҗәгә чыгару күздә тотыла. Кече Шырдан авылында китапханә ачу планлаштырыла, ул бер үк вакытта мәгърифәтче музее да булачак. Бу экскурсия маршрутын киңәйтергә һәм җирле мәдәният учреждениесен торгызырга мөмкинлек бирәчәк.

Моннан тыш, инициатива авторлары туку, эрләү, бәйләү һәм чигү остаханәләренә өстәмә рәвештә «Дару үләннәре дөньясына сәяхәт» дигән программа оештырырга ниятли.

Җирле халык үсемлекләр җыячак һәм үлән чәе өчен тартмалар әзерләячәк. Ә туристлар өчен мәгърифәтче рецепты буенча чәй әзерләү буенча интерактив дәресләр каралган. Моның өчен Каюм Насыйри исемендәге Архитектура-этнография музее бакчасында беседка төзергә кирәк. «Яңа юнәлеш авыл мәктәбе эшендә дә кулланылачак <…>», — дип сөйләделәр район хакимияте матбугат хезмәтендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100