news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда Каюм Насыйриның 200 еллыгына багышланган чараларга 16,2 млн бүлеп бирелгән

Татарстанда Каюм Насыйри тууга 200 ел тулуга багышланган чараларга республика бюджетыннан 16,2 миллион сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Бу хакта ТР мәдәният министры Ирада Әюпова республика Дәүләт Советының сигезенче утырышында хәбәр итте.

2023 елда ТР Рәисе Каюм Насыйриның 200 еллыгын бәйрәм итү турында указ чыгарды, дип искәртте ул. Татарстанда оештыру комитеты расланды, аның рәисе итеп ТР премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева билгеләнде.

«Планга төп юбилей һәм тантана чаралары, күргәзмә, фәнни, мәгълүмати һәм нәшрият проектлары, конференцияләр һәм конкурслар, китап-каталог һәм сувенир продукциясен чыгару, фильмнар, теле- һәм радиотапшырулар, репортажлар әзерләү керә», – дип аңлатты ТР Мәдәният министрлыгы башлыгы.

Әюпова сүзләренә караганда, юбилей елы Каюм Насыйрига багышланган истәлекле тәңкә чыгарудан башланды. Тәңкәне РФ Үзәк банкы 15 гыйнварда «Россиянең күренекле шәхесләре» сериясендә чыгарды. Аны тәкъдим итү 20 гыйнварда Камал театрының яңа бинасында узды.

«Насыйри исемен тәңкәдә мәңгеләштерү күпмилләтле Россиядә кешеләр, нинди телдә сөйләшүләренә һәм нинди аудиториягә хезмәт итүләренә карамастан, төп кыйммәт булып торуны исбатлый», - дип билгеләде министр.

Быел «Байдек» тулы метражлы музыкаль фильмы чыгачак, дип өстәде ул. Ул ТР Мәдәният министрлыгы ярдәмендә Каюм Насыйри әкиятләре мотивлары буенча әзерләнгән.

Әюпова ассызыклаганча, Яшел Үзән районының Олы Ачасыр авылында Каюм Насыйри исемендәге архитектур-этнографик комплекс реставрацияләнгән. Бу галим туган һәм яшәгән йорт.

Моннан тыш, мәдәни мирас объекты – Каюм Насыйри музее бинасын ремонтлау һәм реставрацияләү эше башланды. Татар мәгърифәтчесе яшәгән һәм 1902 елда вафат булган йорт Казанның Париж Коммунасы урамындагы 35нче бинада урнашкан.

«Быел әлеге юбилей датасы эгидасында тагын бик күп чаралар узар, дип уйлыйм», - дип йомгаклады Мәдәният министрлыгы башлыгы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100