news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда кайнар суга пешкән яшь ярымлык бала үлгән

Ир бала тәненең 75 проценты пешкән булган.

(Казан, 2 октябрь, “Татар-информ”). Казанда Республика балалар клиник хастаханәсендә яшь ярымлык  бала үлгән. Кайнар суга пешкән баланы хастаханәгә Биектау районыннан китергәннәр. Бу хакта “Татар-информ”га әлеге райондагы шәхси чыганак хәбәр итте.

“Тәненең 75 процент өлеше пешкән яшь ярымлык ир баланы үзәк хастаханәгә 10 сентябрьдә китерделәр. Баланы шунда ук Казанга Республика балалар клиник хастаханәсенә күчердек. Әмма яралары күп булу сәбәпле, сабый икенче көнне үлде”, - диде чыганак.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot