news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда кайнар парлы торба шартлап, эшче һәлак булган

Чирмешән авылы тирәсендә булган гадәттән тыш хәлдән соң, нефть чыгару җайланмасы тулысынча туктатылган.

(Казан, 16 гыйнвар, "Татар-информ"). Татарстанда кайнар парлы торба шартлау сәбәпле, бер эшче үлгән. Бу турыда "Татар-информ"га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсендә хәбәр иттеләр.

Бүген 18.20 сәгатьтә 112 хезмәтенә Чирмешән авылы тирәсендәге гадәттән тыш хәл турында хәбәр килгән. Авылдан 40 км чамасы ераклыкта су, нефть һәм газ дебитларын аерым билгели торган җайланма бинасында кайнар парлы торба шартлаган.

Урында Чирмешәннең янгын сүндерү-коткару гарнизоны хезмәткәрләре эшли. Беренчел мәгълүматлар буенча, кайнар парлы торба өзелгәч, 50 яшьлек ир-ат үлгән. Бу кеше торба шартлаганда бина эчендә булган.

Төзәтү эшләрен башкару өчен нефть чыгару җайланмасы тулысынча туктатылган. Ремонт эшләрен төн уртасына кадәр бетерергә җыеналар. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100