news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда кайбер хокук бозулар өчен административ җәзаларны кисәтүләр алмаштырачак

Дәүләт Советы утырышында бу хакта закон проекты кабул ителде.

(Казан, 29 ноябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Административ закон бозуга беренче тапкыр барган кешегә, әгәр дә гамәле буенча җәзаны кырысландыру күздә тотылмаса, административ җәза урынына кисәтү ясалачак. Бүген Татарстанның Дәүләт Советы утырышында Татарстан Республикасының Административ хокук бозулар турындагы кодексына берничә хокук бозу өчен җәзаны йомшартуга кагылышлы үзгәрешләр кертү турында закон проекты каралды. Депутатлар әлеге документны кабул итте. Берничә маддә буенча хокук бозулар өчен кисәтү рәвешендәге җәза билгеләнәчәк.

Аерым алганда, җирле үзидарә органнарының муниципаль хокукый актлары үтәлмәсә, урам сәүдәсен оештыру тәртибе, шәһәр округлары һәм авыл җирлекләре территорияләрен төзекләндерү, калдыклар белән эш итү, Татарстанда су объектларында кешеләр гомерен саклау кагыйдәләре беренче мәртәбә бозылса, кисәтү ясалачак. Әмма мондый хилафлыклар өчен кисәтү ясар алдыннан, кешеләр тормышы һәм сәламәтлегенә, үсемлек, тереклек дөньясына, тирә-як мохиткә, тарихи һәм мәдәни һәйкәлләргә, дәүләт иминлегенә зыян салынмыймы, гадәттән тыш хәлләр янамыймы – шул исәпкә алыначак. Мөлкәткә зарар китерелмәве дә шарт.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100