news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда кайбер Covid-чикләүләр гамәлдән чыгарылды

Кинотеатрларда, циркларда, концерт залларында һәм театрлардагы тамашачылар залын тутырырга рөхсәт ителә.

(Казан, 6 март, «Татар-информ»). Татарстанда коронавирус чикләүләренең кайберләрен гамәлдән чыгардылар. ТР Министрлар Кабинетының шундый карарын республика Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.

Аерым алганда, 60 яшьтән өлкәнрәк һәм хроник авырулары булган гражданнарга өйдә генә тору мәҗбүри таләп булудан туктый. Моңа кадәр мондый категория гражданнарга табибка күренү, йорт хайваннарын урамга алып чыгу, чүп түгү, кибеткә бару һәм эшкә йөрүдән кала башка очракларда өйдә калу мәҗбүри таләп иде. Хәзер мондый чикләү бары тик киңәш итү рәвешендә генә санала.

Моннан тыш, SARS-CoV-2 коронавирусы белән чирләмәгән һәм вакцинация узмаган 60 яшьтән өлкәнрәк хезмәткәрләрне дистанцион эш форматына күчерүне күздә тоткан мәҗбүри таләп тә гамәлдән чыгарыла.

Шулай ук кинотеатрларда, циркларда, концерт залларында һәм театрлардагы тамашачылар залын тутырырга рөхсәт ителә.

Моңа кадәр «Татар-информ» Татарстанда Covid-19 вирусыннан авыручылар саны җиде атна эчендә беренче тапкыр кимүе турында язган иде. Республикада ачыкланган SARS-CoV-2 белән зарарлану очракларының 90 проценты «омикрон-штаммга» туры килә. Калган 10 процент очракта чирне «дельта» китереп чыгарган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100