Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда кавын-карбыз белән агулану очраклары теркәлмәгән
Алай да ел саен көньяк җимешләр белән сәүдә итү гөрләгән чакта, халык арасында кискен эчәк инфекцияләрен йоктыру куркынычы арта
(Казан, 17 август, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). Быел Татарстанда яшелчәләр һәм карбыз белән кавын ашап агулану очраклары теркәлмәгән. Алай да ел саен көньяк җимешләр белән сәүдә итү гөрләгән чакта, халык арасында кискен эчәк инфекцияләрен йоктыру куркынычы арта.
Бүген ТР Министрлар Кабинетында үткән брифингта кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеген тәэмин итү өлкәсендә күзәтчелек итү буенча Федераль хезмәтнең Татарстандагы идарәсе башлыгы урынбасары Владимир Трифонов әнә шулай дип белдерде.
Соңгы вакытта кавын-карбызларны махсус оештырылмаган урыннарда сату эше киң җәелгән. Андый урыннардан җимешләрне сатып алмаска киңәш ителә. Владимир Трифонов ассызыклаганча, кибетләрдә, супермаркетларда да кавын-карбыз өлешләргә бүленгән булса, аны сатып алмау хәерле. Чөнки бу да йогышлы авыру эләктерүгә китерергә мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз