news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча ведомствоара комиссия төзелде

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Татарстанда каты коммуналь калдыклар (ТКО) белән эш итү эшчәнлеген камилләштерү буенча ведомствоара комиссия төзү турында боерык имзалады. Аның төп бурычы бу өлкәдә эшчәнлекне камилләштерүгә кагылышлы тәкъдимнәр әзерләү булачак.

Комиссия регоператорларның каты коммуналь калдыклар белән эш итү нәтиҗәләрен караячак, бу эшчәнлекне камилләштерүгә кагылышлы тәкъдимнәрне гомумиләштереп, анализ үткәрәчәк. Комиссия утырышлары сораулар килеп чыккан вакытта узачак, ә карарлар утырышта катнашучы затларның ачык тавыш бирү юлы белән кабул ителәчәк.

Татарстанның беренче вице-премьеры Рөстәм Нигъмәтуллин ведомствоара комиссиянең җитәкчесе була, аның урынбасары итеп төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов, ә секретарь итеп Татарстанның Төзелеш министрлыгының калдыклар белән эш итү бүлеге җитәкчесе Диана Краснова билгеләнде. Комиссия составына барлыгы 17 кеше кергән.

news_right_1
news_right_2
news_bot