news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда каты көнкүреш калдыклары өчен 49 полигонның унөче тулысынча тулган

Республикада ел саен миллион тоннадан артык каты коммуналь калдыклар барлыкка килә.

Татарстанда каты көнкүреш калдыклары өчен 49 полигонның унөче тулысынча тулган
архив/Рамиль Гали

(Казан, 17 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанда каты коммуналь калдыкларны күмү буенча 49 полигонның унөче тулысынча тулган. Бу хакта Татарстан Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышында ведомство башлыгы Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

«Калдыкларны урнаштыру буенча дәүләт реестрында 49 полигон бар, калдык ресурслары 5 млн 300 мең тонна тәшкил итә. 13 полигон тулысынча тулган», - диде ул.

Татарстанда бер ел эчендә 1 млн 613 тонна (12 млн. 443 мең куб. метр) каты коммуналь калдыклар барлыкка килә. Алар 12 мең 76 контейнер мәйданчыгында җыела, дип өстәде спикер.

  • 2019 елның 1 гыйнварыннан республика калдыклар белән эш итүнең яңа системасына күчте. Калдыклар белән эшләүдә ике төбәк операторы хезмәт күрсәтә: көнчыгыш зонадагы "Гринта" ҖЧҖ һәм көнбатыш зонада «УК “ПЖКХ”» ҖЧҖ.

news_right_1
news_right_2
news_bot