news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда катаракта авыруына бушлай операцияләр ясалачак
2009 елда катаракта авыруы булган кешеләргә югары технологик операцияләр бушлай уздырылачак
Скопировать ссылку
(Казан, 6 октябрь, “Татар-информ”). 2009 елда Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы Республика клиник офтальмология хастаханәсенә катаракта авыруын дәвалаганда югары технологик медицина ярдәмен бушлай күрсәтүгә өстәмә акча юнәлтергә карар кыла. Хастаханәнең баш табибы Айдар Әмиров сүзләренә караганда, катаракта авыруы булган кешеләргә югары технологик операцияләр бушлай уздырылачак. Беренче чиратта, 2010 елга планлаштырылган операцияләр ясалачак. Медицина ярдәмен сорап яңа гына мөрәҗәгать иткән кешеләр гомуми кабул итү һәм язылу шартлары буенча чиратка баса ала. Әлеге мәгълүматны клиниканың матбугат хезмәте җиткерә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2