Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда картлар йортында җәнҗалчы күршесен үтерүдә гаепле дип табылган 68 яшьлек ир-ат хөкем ителде
Ул гаебен тулысынча таныган
(Казан, 26 гыйнвар, “Татар-информ”). Татарстанда Чистай картлар һәм инвалидлар интернат-йортында җәнҗалчы күршесен үтерүдә гаепле дип табылган 68 яшьлек Алексей Мамаевка карата чыгарылган суд карары законлы көченә керде.
ТР прокуратурасы хәбәр иткәнчә, суд тарафыннан шул ачыклана: былтыр 24 сентябрь иртәсендә интернатның 3 катында Мамаев шулай ук әлеге интернатта яшәгән 64 яшьлек ир-ат белән сүзгә килә. Соңгысы аны даими рәвештә мыскыллап торган. Низаг барышында Мамаев ир-атның эченә пычак кадый. Нәтиҗәдә, соңгысы шунда ук җан бирә.
Суд утырышында Мамаев гаебен тулысынча таныган.
Суд, дәүләт гаепләүчесе фикере белән килешеп, Мамаевны 5 елга катгый режимлы төзәтү колониясенә хөкем итте. Шул ук вакытта йомшарта торган шарт исәпкә алынган – үтерелүченең җинаятькә сәбәп булган үз-үзен тотышындагы әхлаксызлыгы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз