news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда картлар йортында җәнҗалчы бабайны үтергәннәр

Җинаять эше кузгатылган

 (Казан, 30 сентябрь, “Татар-информ”). Татарстанда картлар йорты-интернатында ир-ат җәнҗалчы күршесен үтергән. Фаҗига республиканың Чистай районында килеп чыккан. Җәнҗалчы бабай картлар йортында яшәүчеләргә даими рәвештә янаган, аларны үчекләгән, таягы белән төртә торган булган. Картлар йортында яшәүче ир-ат бу хәлдән туеп, җәнҗалчының эченә пычак кадаган. Нәтиҗәдә, соңгысы җан биргән.

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына Россия Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү идарәсе җитәкчесе өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр иткәнчә, җинаятьне кылган ир-ат бу хакта учреждение шәфкать туташына әйтеп, гаебен таныган.

Хәзерге вакытта җинаять эше кузгатылган, тикшерү гамәлләре башкарыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100