Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда картинг хәрәкәтен үстерүгә 28 миллион сумга якын акча сарыф итәчәкләр
Программа 2019 елның декабренә кадәр исәпләнгән, аның кысаларында 700гә якын кешене укыту күздә тотыла.
(Казан, 10 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанда картинг хәрәкәтен үстерүгә 27,9 миллион сум сарыф итәчәкләр, акча ТР бюджетыннан бүленәчәк. Шул хактагы мәгълүмат дәүләт сатып алулары порталында дөнья күргән.
«Тиешле чаралар ТР Министрлар Кабинеты карары белән расланган Татарстан Республикасында 2020 елга кадәр юлларда иминлекне тәэмин итү концепциясен гамәлгә ашыру элементларыннан берсе булып тора», - диелә техник биремдә.
Заказчы - «Юл хәрәкәте иминлеге» Дәүләт бюджет учреждениесе. Программа 2019 елның декабренә кадәр исәпләнгән, аның кысаларында 700гә якын кешене укыту күздә тотыла.
Башкаручы картодром, шулай ук светофорлар, вентиляция һәм янгын куркынычсызлыгы системасы белән җиһазландырылган 3800-4000 квадрат метрлы трасса тәкъдим итәргә тиеш.
Ул шулай ук картинг ярышларында катнашу өчен яшь картингчылар әзерләү буенча чаралар үткәрергә, 7-17 яшьлек балалар өчен картинг буенча секцияләр оештырырга бурычлы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз