news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда карлы юлда машина белән идарә итә алмаган йөртүче һәлакәткә очраган

Кичә Әлмәт-Чаллы юлының 34нче чакрымында Зәй районының Иске Тәкмәк авылы янында юл-транспорт һәлакәте булган.

«Татар-информ»га шаһитлар сөйләвенчә, «ЗАЗ» йөртүчесе «Tайота» автомобилен узарга чыккан, әмма карлы юлда машина белән идарә итә алмаган. Аннары ул каршы якка чыгып, «ГАЗель» белән бәрелешкән.

Юл-транспорт һәлакәтендә өч автомобильгә дә зыян килгән, бер кеше имгәнгән. Каты бәрелешүдән «ГАЗель»нең кузовы җимерелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot