news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда карлы һава торышы өч көн булачак

Синоптиклар бу көннәрдә 10–15 мм кар күләмендә явачак, дип фаразлый.

Татарстанда карлы һава торышы өч көн булачак
архив/Султан Исхаков

(Казан, 24 декабрь, “Татар-информ”). Татарстан территориясенә көньяк-көнбатыштан килгән циклон йогынтысында кар-бураннар өч көн булачак. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Республикада бүген көн ахырына кадәр 5 - 7 мм күләмендә кар явачак. 25, 26 һәм 27 декабрьдә республикада аязучан болытлы һава торышы саклана, вакыт-вакыт көньяк-көнчыгыштан искән көчле җилнең тизлеге 18 метрга кадәр җитә.

Шул ук вакытта буран һәм кар явуы көтелә. 26 декабрьдә көндез һәм 27 декабрьдә төнлә урыны белән көчле буран көтелә. Юлларда бозлавык һәм кар көртләре хасил була. Синоптиклар бу көннәрдә 10–15 мм кар явачак, дип фаразлый.

Иртәгә, 25 декабрьдә, төнлә һава температурасы - 13 градус, аязганда - 16 градус була. Көндез бераз җылыта һәм -6, -11 градус салкын көтелә.

26 декабрьдә төнлә -15 градус, аязганда -20 градус, ә көндез -5, -10 градус булуы көтелә. 27 декабрьдә көндез -3 градус салкын була, диелгән әлеге хәбәрдә.

  • Моңа кадәр “Татар-информ” Татарстандла ЮХИДИ хезмәткәрләренең машина йөртүчеләргә шәһәрдән читкә чыгудан тыелып торырга киңәш итүен хәбәр итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100