news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда “Каравон” бәйрәме узачак

Быел бәйрәм Никольское авылының үзендә түгел, ә тирә-ягының матур бер табигать почмагында узачак

(Казан, 13 май, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). 22 май көнне Татарстанның Лаеш районы Никольское авылында “Каравон” XVIII Идел буе рус фольклор бәйрәме узачак. Бәйрәмдә республикабыз, Мәскәү, Киров өлкәсе, Мари Иле, Чуашстан һәм Удмуртия республикаларыннан 100гә якын коллектив катнашыр дип көтелә. Быел бәйрәмне күрергә Аурупа илләреннән 200 турист та киләчәк, дип белдерде бүген ТР Мәдәният министрлыгы бинасында узган матбугат очрашуында мәдәният министры урынбасары Ирада Әюпова.
Быел “Каравон” бәйрәмендә катнашучыларга аны оештыручылар махсус сюрприз та әзерләгән. Быел бәйрәм Никольское авылының үзендә түгел, ә тирә-ягының матур бер табигать почмагында узачак. Аның өчен махсус мәйданчык - этноавыл булдырыла. Анда быел тәҗрибә буларак беренче мәртәбә балалар, яшьләр өчен һәм рус фольклоры мәйданчыклары оештырыла. Бәйрәмдә “Әкият” курчак театры һәм Мәскәүдән “Петрушка” курчак театры киләчәк дип тә планлаштырыла.
Инде бүген казанлыларны “Каравон” бәйрәменә чакыра башлыйлар. “Каравон” дигән фольклор ансамбле артистлары, Бауман урамына чыгып, җырлап, биеп күрсәтә, халыкны бәйрәмгә чакыра. 22 май көнне Никольское авылына халыкны махсус автобуслар бушлай алып барачак. Транспорт Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры, “Корстон” күңел ачу-кунакханә комплексы, Петров паркы, Җиңү паркы, Химиклар мәдәният Сарае яныннан йөриячәк.
“Каравон” бәйрәменең 300 еллык тарихы бар. “Каравон” сүзе “хоровод” – “әйлән-бәйлән”не аңлата. Бәйрәм итүчеләр бер-берсе белән кул тотынышып “әйлән-бәйлән” уйный. 1993 елдан “Каравон” республика фольклор бәйрәменә әверелә. Аны Татарстан Мәдәният министрлыгы, Республика халык иҗаты һәм мәдәни-агарту эшчәнлеге буенча фәнни-методик үзәге, Лаеш муниципаль районы, Рус фольклоры үзәге, Казанның рус мәдәнияте җәмгыяте оештыра. Ирада Әюпова хәбәр иткәнчә, 2011 елдан “Каравон” бәйрәме гомумроссия статусын алачак. Бәйрәмне оештыруның максаты – традицион рус мәдәниятен саклау һәм үстерү.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100