Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда карантиннан соң беренче премьераны тамашачыга Әлмәт театры күрсәтте
Җәлилчеләрне искә алу көнендә кичә «Идел-Урал» легионы вәкиле Гарәф Фәхретдинов истәлекләре буенча сәхнәләштерелгән «Кайда минем илем?» спектакле тәкъдим ителде.
(Казан, 26 август, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Карантиннан соң беренче премьераны Әлмәт театры чыгарды. Җәлилчеләрне искә алу көнендә кичә театрның Кече залында «Идел-Урал» легионы вәкиле Гарәф Фәхретдинов истәлекләре буенча сәхнәләштерелгән «Кайда минем илем?» спектакле тәкъдим ителде.
«Гарәф Фәхретдинов — якташыбыз, ул Бөгелмә районы, Карабаш бистәсе кешесе, „Идел-Урал“ легионы вәкиле. Аның истәлекләре — легионерларның бер өлеше булган культвзвод һәм капелла артистлары тарихы. Мәгълүм ки, капелла артистлары хәрби хәрәкәтләрдә катнашмаган, әмма алар легионерлар арасында яшерен эш алып бару өчен менә дигән „пәрдә“ булган», — дип «Идел-Урал» тарихын искә төшерә театрның матбугат үзәге.
Истәлекләр авторы Гарәф Фәхретдинов (Дим Алиш) әйдәп баручы солистларның берсе булган. Ул Муса Җәлил һәм Гайнан Кормаш иҗат иткән пьесаларда төп рольләрне ул башкарган, концертларда татарның озын көйләрен сузган.
Лейпциг архивында табылган тәлинкәләр арасында капелла башкаруында «Ак каен», «Яшь егетләр, яшь кызлар», «Күбәләгем», «Баламишкин» язылганнары бар. Спектакльдә әлеге аудиоязма да яңгырый.
Спектакльнең режиссеры — Ильяс Гәрәев; музыкаль бизәлеш — Юрий Чаплин, Марат Яхъяев; пластик бизәлеш буенча режиссер — Ярослав Францев. Спектакльдә катнашалар: Рамазан Йосыпов, Алмаз Шаһимәрдәнов, Фазыл Насыйбуллин, Фаил Сафиуллин, Рифат Әхмәдиев, Айрат Мифтахов, Эльмир Нургалиев.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз