news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда карантин үсемлекләрне юк итмәүче районнар бар – Россельхознадзор

“Аксубай һәм Нурлат районнары әлеге эшкә җитди карамый, үләннәрне юк итми”, - диде Ленар Фәттерахманов.

 (Казан, 5 сентябрь, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Татарстанда карантин үсемлекләр үсеп, аны юк итмәүче районнар бар. Бу хакта бүген “Татар-информ”да узган матбугат очрашуында билгеле булды.

“Быел республикада өч карантин фитосанитар зона юк ителде. Болар – Зәй районының Якты Күл авылы тирәсендә 2 гектар мәйдан (“повилика полевая”), Менделеевск районының Камай авылы территориясендә 3,5 гектар җир (“Повилика европейская”) һәм Нурлат районы биләмәләренең 0,3 гектар кишәрлегендә (“повилика одностолбовая”). Шулай булуга карамастан, “амброзия трехраздельная” , “повилика” буенча Нурлат һәм Аксубай районнарында карантин үсемлек чыганаклары бар әле. Елга берничә тапкыр карантин объектларга каршы көрәш методлары буенча семинарлар оештырсак та, көрәш чаралары һәр җирдә дә башкарылмый”, - диде урынбасар.

Ленар Фәттерахманов, бу җәһәттән, мисаллар да китерде.

“Нурлат районының Биккол һәм Аксубай районының Иске Ибрай авылында амброзия ирекле үсеп утыра. Аны юк итү өчен чаралар күрелми. Шуны искәртергә кирәк, карантин объектларга каршы җир хуҗасы үзе көрәшергә тиеш”, - диде Ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге буенча федераль хезмәт (Россельхознадзор) идарәсе җитәкчесе урынбасары.

  • “Амброзия трехраздельная”нең тамыр системасы нык көчле, ул 4 метр тирәнлеккә китеп үсә, туфракны ярлыландыра һәм киптерә. Амброзия әлеге җирне санаулы еллар эчендә башка культуралар үсә алмас дәрәҗәгә җиткерә. Үләннең орлыгы 40 елга кадәр тишелеп чыгу үзлеген саклый. Амброзия, чәчәк атканда, серкәсе һавага очып, аллергиянең бер төре - поллиноз китереп чыгара. Кешенең борыныннан ага, күзләре кычыта һәм кызара, тамагы авырта, кашына. Соң чиктә исә буыла һәм анафилактик шок кичерә.

news_right_1
news_right_2
news_bot