Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда карабодайга кытлык юк
Авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә әлеге ярмага бәяләр тотрыклы саклана
(Казан, 10 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда карабодайга кытлык юк. Елына бер кешегә 3,5 кг карабодай куллану нормасында республика тулысынча үзен әлеге ярма белән тәэмин итә, диелгән ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сайтында.
Федераль дәүләт статисткасы хезмәтенең территориаль органы мәгълүматлары буенча, Казанда карабодай ярмасына уртача ваклап сату бәясе 5 ноябрьгә килограммы 30,89 сум тәшкил иткән. Бу, узган елның шул чоры белән чагыштырган вакытта, 0,2 процентка түбәнрәк. Моннан тыш, 6 сентябрьдән башлап республиканың шәһәрләре һәм район үзәкләрендә үткәрелүче авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә карабодай килограммы 25-28 сумнан сатыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз