news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда «кара казучылар»га карата җинаять эше кузгатылган

Канунсыз рәвештә табигать казылмаларын кулланудан килгән зыян бер миллион сумга якын, дип бәяләнә.

(Казан, 10 апрель, «Татар-информ»). Татарстанда «кара казучылар»га карата җинаять эше кузгатылган. Бу хакта республиканың Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Җинаять эше Россия тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе Казанның Идел буе районы бүлеге тарафыннан Россия Федерациясе Җинаять Кодексының «Җитештерү эшендә әйләнә-тирәне саклау кагыйдәләрен бозу» маддәсе буенча кузгатылган.

Казанның Идел буе районы җирлегендә Куйбышев сусаклагычының су саклау зонасында, «Дубки-2» бакчачылык оешмасында җир асты казылмаларын куллануга рөхсәтсез табыш эзләү алып барылган.

Канунсыз рәвештә гомум таралган файдалы казылмаларны казуны республиканың Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы инспекторлары һәм Казанның районара табигатьне саклау прокуратурасы 3 февральдә ачыклый. Ул вакытта казып алынган комның гомуми күләме 6 мең куб метрны тәшкил иткән. Хокук бозучылар 970 мең сумлык зыян салган. Барлык мәгълүмат хокук саклау органнарына тапшырылган.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100