news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда кара-каршы бәрелешкән машиналарның йөртүчеләре имгәнгән

«Лада» машинасы каршы як полосага чыгып, икенче автомобиль белән бәрелешкән.

Татарстанда кара-каршы бәрелешкән машиналарның йөртүчеләре имгәнгән

(Казан, 4 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанда юлда кара-каршы бәрелешкән машиналарның йөртүчеләре имгәнгән һәм аларны хастаханәгә салганнар. Бу хакта авария шаһитлары сөйләде.

Бүген иртән Менделеевск районында трассада Татар Чаллысы авылы янында ике җиңел машина кара-каршы бәрелешкән. Шаһитлар сүзләренә караганда, унынчы модельле «Лада» машинасын йөртүче каршы як полосага чыккан һәм икенче машинага бәрелгән.

Юл-транспорт һәлакәтендә машина йөртүчеләрнең икесе дә зыян күргән, төрле җәрәхәтләр алган ир-атларны хастаханәгә китергәннәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot