news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда кар явуы көтелә

Көндез республика буенча температура 2-7 градус салкын тәшкил итә

  (Казан, 14 февраль, «Татар-информ»). Татарстан синопткилары фаразларына караганда, иртәгә республикада аязучан болытлы һава. Төнлә урыны белән, ә көндез күпчелек районнарда кар явуы, буран булуы көтелә. Юлларда – бозлавык.

Төнлә Татарстан буенча температура 5-10 градус тәшкил итә, аязганда – 14 градуска кадәр салкын. Көндез 2-7 градус салкын булачак. Төнлә Казанда температура 7-10 градус салкын, көндез 4-7 градус салкын тәшкил итәчәк.

16 февраль кичендә республикада болытлы һава, кар явуы һәм буран булуы көтелә. Температура 15 градуска кадәр төшәчәк, дип фаразлый ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100