news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда кар явуы ихтимал

Төнлә 9-14 градуска кадәр суыта

 (Казан, 17 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан синоптиклары фаразларына караганда, иртәгә республикада аязучан болытлы һава, урыны белән кар явуы ихтимал. Төнлә 9-14 градуска кадәр суыта, көндез 4-9 градус салкын булачак.

Казанда аязучан болытлы һава. Төнлә 10-12 градус салкын булса, көндез – 2-7 градус.

19 ноябрь төнендә республикада аязучан болытлы һава, урыны белән кар явачак. Төнлә 8-13 градуска кадәр суытачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

news_right_1
news_right_2
news_bot