Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда кар явуы, бозлавык көтелә
Урыны белән һава торышы үзгәрәчәк, дип синоптиклар кисәтә
(Казан, 5 гыйнвар, “Татар-информ”). Татарстан синоптиклары фаразлаганча, иртәгә республикада болытлы һава көтелә һәм бөтен территориядә кар явачак. Метеорологлар, шулай ук, иртәгә төнлә һәм көндез Татарстанда урыны белән һәм аның башкаласы Казанда бозлавык, аерым районнарда томан булыр, дип кисәтә. Казанда һава температурасы көндез 1 градус җылыдан 1 градус салкынга кадәр булачак, Татарстанда – 2 градус җылыдан 3 градус салкынга кадәр.
7 гыйнварга каршы төндә республикада болытлы һава көтелә. Төнлә һава температурасы урыны белән минус 9 градуска кадәр төшәчәк, аязган вакытларда – 13 градускача, дип хәбәр итә ТР гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау буенча идарәсе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз