news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда кар яву сәбәпле автобуслар һәм йөк машиналары хәрәкәтенә чикләүләр кертелде

Татарстанда кар яву сәбәпле автобуслар һәм йөк машиналары хәрәкәтенә чикләүләр кертелде
Фото: «Татар-информ», Михаил Захаров

Начар һава шартлары – көчле кар яву һәм күз күреме чикләнү сәбәпле – 17:00 сәгатьтән Татарстан Республикасында автобуслар һәм йөк транспорты өчен вакытлыча чикләүләр кертелде. Бу хакта «Волго-Вятскуправтодор» матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чикләүләр федераль автомобиль юлларының түбәндәге участокларында кертелде:

«Казан – Оренбург» (Әлмәткә кадәр);
«Казан – Ульяновск»;
«Йошкар-Ола – Яшел Үзән – М7 «Волга»;
М7 «Волга», Кировка керү юлы;
М7 «Волга» һәм М12 «Восток».

Шулай ук «Алексеевск – Әлмәт» төбәк автоюлында да хәрәкәт чикләнгән.

Чикләү чаралары һава шартлары яхшырганчы гамәлдә калачак. Юлда штаттан тыш хәлләр булган очракта, машина йөртүчеләр 8 (843) 533-38-88 телефоны буенча ярдәм сорап мөрәҗәгать итә алалар.

news_right_1
news_right_2
news_bot