news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда кар яву дәвам итә һәм -16 градуска кадәр суыта

Татарстанда кар яву дәвам итә һәм -16 градуска кадәр суыта
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Бүген, 7 февральдә, Татарстанда карлы һава торышы саклана, шул ук вакытта температура фоны шактый түбәнәя башлый. Бу хакта ТР Гидрометеоүзәге хәбәр итә.

Республика территориясендә болытлы һава көтелә. Күпчелек районнарда (шул исәптән Казанда) кар явачак. Кайбер урыннарда, бураннар сәбәпле, күз күреме начарланачак.

Җил төньяк-көнбатыштан исәчәк, аның тизлеге секундына 6-11 метр, урыны белән 15-18 метрга җитәчәк. Юлларда бозлавык һәм кар көртләре.

Татарстан буенча һава температурасы -4 градустан -9 градуска кадәр, көнбатыш районнарда -16 градуска кадәр, Казанда -11 градустан -13 градуска кадәр салкын булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot