news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда кар ява һәм 10 градуска кадәр салкын була

Татарстанда кар ява һәм 10 градуска кадәр салкын була
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Бүген, 24 февральдә, Татарстанда температура фонының бераз күтәрелүе фаразлана. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Республикада аязучан болытлы һава саклана. Урыны белән бераз кар явачак.

Төньяк һәм төньяк-көнчыгыштан 6 метрдан 11 метрга кадәр көчле җил көтелә. Юлларда бозлавык була.

Тәүлекнең якты вакытында төнге -10, -15 градуслардан соң төбәк буенча һава -5, -10 градуска кадәр җылыначак (ТР башкаласында – -6, -8 градуска кадәр).

news_right_1
news_right_2
news_bot