news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда кар ява

Урыны белән буран булуы ихтимал

 (Казан, 23 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан синоптиклары фаразларына караганда, иртәгә республикада аязучан болытлы һава. ТР ның күпчелек районнарында кар явачак, урыны белән буран булырга мөмкин.

Төнлә Татарстан буенча температура 7-12 градус тәшкил итә, аязганда 15 градуска кадәр салкын булачак. Көндез температура 4-9 градус салкын. Республиканың көньяк-көнчыгышында җылырак, ә төньяк-көнбатышында салкынрак булачак.

Төнлә Казанда температура 8-10 градус салкын, аязганда – 12-15. Көндез температура 6-9 градус салкын тәшкил итәчәк.

25 октябрь төнендә Татарстанда аязучан болытлы һава, күпчелек районнарда кар явуы, буран булуы көтелә. Температура 14 градуска кадәр төшәчәк, аязганда – 18 градус салкын, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

news_right_1
news_right_2
news_bot