news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда кар, томан һәм 12 градуска кадәр салкын булуы көтелә

Юлларда бозлавык саклана.

(Казан, 9 декабрь, «Татар-информ»). Җомга көнне Татарстан территориясендә җепшек кар явуы фаразлана. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Аерым районнарда төнлә һәм иртән томан булуы ихтимал, юлларда бозлавык саклана. Көньяк-көнчыгыштан искән талгын җил төньякка күчә бара.

Төнге сәгатьләрдә термометр баганалары -7дән алып -2 градуска кадәр күрсәтә, урыны белән 12 градуска кадәр салкын булачак. Көндез шулай ук -7дән алып -2 градуска кадәр көтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100