news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда кар, томан һәм бозлавык көтелә

Татарстанда кар, томан һәм бозлавык көтелә
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Бүген, 28 ноябрьдә, салкын атмосфера фронты Татарстанда һава шартларының начарлануына китерәчәк. Бу хакта ТР Гидрометүзәге хәбәр итә.

Көннең якты вакытында республикада, шул исәптән Казанда да кар явачак.

Моннан тыш, аерым районнарда томан төшәчәк, юлларда бозлавык барлыкка киләчәк.

Көндез республикада һава -2, +2 градуска кадәр җылыначак (шул исәптән ТР башкаласында — 0, +2 градуска кадәр), дип билгеләп үтә метеорологлар.

news_right_1
news_right_2
news_bot