news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда кар, томан һәм -2 градуска кадәр салкын булуы көтелә

Татарстанда кар, томан һәм -2 градуска кадәр салкын булуы көтелә
Фото: © "Татар-информ", Владимир Васильев

Бүген, кышның соңгы аеның беренче көнендә, Татарстанда температура фоны берникадәр түбәнәйсә дә, чагыштырмача җылы һава торышы саклана. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Республикада алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Иртән һәм көндез урыны белән, шул исәптән Казанда да, бераз кар көтелә. Шул ук вакытта, аерым районнарда (ТР башкаласында – иртәнге сәгатьләрдә генә) томан төшүе ихтимал.

Төньяк-көнбатыштан секундына 4-9 метр тизлектә искән җил юнәлешен көньяк-көнчыгышка үзгәртә. Кайбер урыннарда аның тизлеге секундына 14 метрга кадәр (Казанда – 12 метрга кадәр) көчәя. Юлларда бозлавык барлыкка киләчәк.

Татарстанда һава температурасы көндез -2..-7 градус (республика башкаласында -4..-6 градус) тәшкил итәчәк.

Элегрәк, узган атна ахырында, ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов коммуналь хезмәтләрне урамнарны кардан чистарту һәм аны чыгару эшен көчәйтергә чакырган иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100