news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда кар, томан һәм -17 градуска кадәр салкын булуы көтелә

Татарстанда кар, томан һәм -17 градуска кадәр салкын булуы көтелә
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Бүген, 19 декабрьдә, Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә. Бераз кар явуы ихтимал, төнлә һәм иртән — томан, дип хәбәр иттеләр ТР Гидрометеорология үзәгендә.

Төньяк-көнбатыштан, көнбатыштан секундына 11 метр тизлектәге җил көтелә.

Төнлә һава температурасы -11 дән -6 градуска кадәр булачак, аязганда термометр баганалары -17 градуска кадәр төшәргә мөмкин. Көндез -8 дән -3 градуска кадәр фаразлана.

Юлларда бозлавык барлыкка килергә мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100