Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда кар һәм юеш кар көтелә
Республика буенча көндезге сәгатьләрдә һава 3 градус җылы булачак
(Казан, 1 ноябрь, “Татар-информ”). Татарстан синоптиклары фаразларына караганда, иртәгә республикада болытлы һава көтелә. Күпчелек районнарда юеш кар һәм кар явачак, урыны белән кыска вакытлы җиңелчә буран булуы мөмкин. Аерым районнарда җиңелчә генә бозлавык һәм томан булуы ихтимал. Юлларда урыны белән бозлавык.
Төнлә Татарстан буенча һава температурасы 4 градус салкыннан 1 градуска кадәр җылы булачак, көндез – 2 градус салкыннан 3 градуска кадәр җылы. Татарстанның көнчыгыш районнарында җылырак, көньяк-көнбатыш районнарында салкынчарак булачак.
Казанда төнлә температура нульдән 3 градус түбән булачак. Көндез һаваның 1 градуска кадәр җылы булуы көтелә.
3 нче ноябрьгә каршы төндә республикада болытлы һава, урыны белән аз гына кар явачак. Термометр баганалары 5 градуска кадәр салкынлыкны күрсәтәчәк, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз