news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда кар һәм -10 градуска кадәр салкын булуы көтелә

Юлларда бозлавык саклана.

Татарстанда кар һәм -10 градуска кадәр салкын булуы көтелә
Салават Камалетдинов

(Казан, 11 гыйнвар, “Татар-информ”). Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген – 11 гыйнварда республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә.

Татарстанда урыны белән, шул исәптән Казанда да бераз кар явачак. Җил төньяк-көнбатыштан исә, талгын. Юлларда бозлавык саклана.

Көндезге һава температурасы Татарстан буенча – -5..-10, Казанда -5..-7 градус булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100