news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда кар катламы декабрьдә генә ятачак – синоптик

Татарстанда кар катламы декабрьдә генә ятачак – синоптик
Фото: © «Татар-информ»

Татарстанда бу атнада кар каталмын көтәргә кирәкми, чөнки моның өчен тиешле һава шартлары юк. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына «МЕТЕО» фаразлау үзәге синоптигы Александр Ильин хәбәр итте.

Ул билгеләп үткәнчә, дүшәмбе Татарстанда һәм республика башкаласында һава температурасы 0..-2 градус булачак. Сишәмбе һәм чәршәмбе көннәрендә Казанда +4..+5 градуска кадәр җылытачак. Шулай ук чәршәмбедән пәнҗешәмбегә каршы төндә шәһәрдә бераз кар яварга мөмкин.

«Җомга көнне көндезге сәгатьләрдә Татарстанда, шул исәптән Казанда да яңгыр явачак, ә һаваның иң югары температурасы +3 градус тәшкил итәчәк», – диде агентлык әңгәмәдәше.

news_right_1
news_right_2
news_bot