news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда кар һәм буран көтелә

Татарстанда кар һәм буран көтелә
Фото: «Татар-информ»

Пәнҗешәмбе, 16 гыйнварда, Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә, урыны белән кар һәм җепшек кар явачак. Бу хакта ТР Гидрометеоүзәгендә хәбәр иттеләр.

Синоптиклар әйтүенчә, төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә урыны белән буран чыгуы ихтимал, юлларда бозлавык. Җилнең тизлеге урыны белән секундына 15-17 метрга җитәчәк.

Төнлә һәм көндез температура -5..-10 градус тәшкил итәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot