news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда кар һәм бозлавык көтелә

Татарстан халкын 28 апрельдә явым-төшемле болытлы һава көтә, дип кисәтә ТР Гидрометеорология үзәге. Төнлә һәм иртән республикада урыны белән кар һәм җепшек кар рәвешендә бераз явым-төшем көтелә

Төньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 7-12 метрга кадәр көчәячәк, иртән һәм көндез урыны белән аның тизлеге 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Һава температурасы төнлә 0 °-5 ° С ка кадәр төшсә, көндез термометр баганалары +3..+ 8 ° С ка кадәр күтәреләчәк.

Автомобильчеләргә аеруча игътибарлы булырга кирәк: Иртән юлларда урыны белән бозлавык көтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot