news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда кар, буран, томан һәм +2 градуска кадәр җылы булуы көтелә

Татарстанда кар, буран, томан һәм +2 градуска кадәр җылы булуы көтелә
Фото: © «Татар-информ»

Бүген, 22 декабрьдә, Татарстанда җылы һәм дымлы тотрыклы һава торышы саклана. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Республикада болытлы һава торышы була. Көндез төбәктә җепшек кар көтелә. Урыны белән буран чыгарга мөмкин. Кайбер районнарда, шулай ук Казанда да бозлавык һәм томан фаразлана. Юлларда урыны белән көчле бозлавык була.

Буран вакытында күз күресе 1-2 километрга кадәр, ә томанда 500 метр һәм аннан да азракка начарланачак. Җил көньяк-көнбатыштан секундына 6-11 метр тизлек белән исәчәк, урыны белән 14 метрга кадәр (Казанда түгел) көчәергә мөмкин.

Көндез Татарстанда һава температурасы -2 градустан +2 градуска кадәр, Казанда 0 градус була.

«Татар-информ» ангентлыгы декабрь ахырында республикада һава температурасы нормадан 7 градуска югары булачагын хәбәр иткән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot