news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда 12 градуска кадәр салкын булачак

Иртәгә, 15 декабрьдә, Татарстанда һава торышы кабат үзгәрә. Татарстанның Гидрометеорология үзәге элегрәк хәбәр иткәнчә, бу көнбатыш циклонның атмосфера фронты йогынтысы аркасында булачак.

Көн аязучан болытлы булачак. Бераз кар фаразлана, төнлә урыны белән уртача күләмдә булачак. Төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә аерым районнарда, шул исәптән Казан да, буран чыгарга мөмкин.

Талгын җил көньяк һәм көньяк-көнбатыштан исәчәк. Синоптиклар билгеләп үткәнчә, юлларда бозлавык саклана.

Тәүлекнең караңгы вакытында һава температурасы -7..-12 градус салкын булачак (Татарстан Республикасы башкаласында –  -7..-9 градус). Көндез һава -3..-8 градуска кадәр җылыначак (Казанда –  -4..-6 градус).

Метеорологларның якынча мәгълүматларына караганда, атна азагында Татарстанда янә күп күләмдә кар явачак. Шимбә, ягъни 17 декабрьдә, температура фоны -1 градуска кадәр күтәрелергә мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot