news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда кар, бозлы яңгыр һәм томан булачак

Пәнҗешәмбе көнне Татарстанда кабат һава торышы начарлануы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Республикада томан, бозлавык, шулай ук кар һәм бозлы яңгыр явуы фаразлана. Синоптиклар төнлә явым-төшем көчәюе ихтимал, дип кисәтә.

Һава температурасы төнлә дә, көндез дә 0 градустан -5 градуска кадәр булачак.

Искәртеп узабыз, һава торышы кискен начарлану сәбәпле, Татарстанда шторм кисәтүе игълан ителде.

news_right_1
news_right_2
news_bot