news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда кар, бозлавык һәм көчле җил көтелә

Татарстанда кар, бозлавык һәм көчле җил көтелә
Фото: © Салават Камалетдинов, «Татар-информ»

Җомга, 19 декабрьдә, Татарстанда болытлы һава торышы көтелә. Бераз һәм уртача кар ява. Урыны белән җепшек кар фаразлана. ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматларына караганда, төнлә республиканың төньяк һәм көнчыгыш өлешендә көчле кар яву ихтимал. Юлларда бозлавык булырга мөмкин..

Җил көнбатыштан секундына 7-12 метр тизлек белән исә, төнлә урыны белән секундына 16 метрга кадәр җитә.

Температура төнлә 0..-3 градус, көндез -1.. +2 градус тәшкил итә.

Юлларда көчле бозлавык саклана. Машина йөртүчеләргә сак булырга киңәш ителә.

news_right_1
news_right_2
news_bot