Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда «Кар барсы» биологик төрлелекне саклау үзәген ачу планлаштырыла
Татарстанда биологик төрлелекне саклау буенча «Кар барсы» фәнни-тикшеренү үзәген төзергә планлаштыралар. Республика Министрлар Кабинеты карары проекты хәзерге вакытта коррупциягә каршы экспертиза уза.
Проект нигезендә, яңа үзәк кар барсларының сирәк төрләрен өйрәнү, саклау, шулай ук аларның биологик төрлелеген арттыру белән шөгыльләнәчәк.
Фәнни эшкә Россия Фәннәр академиясенең А. Н. Северцов исемендәге Экология һәм эволюция проблемалары институты һәм Казан федераль университеты белгечләре җәлеп ителәчәк. Үзәк, гормональ фон, иммунитет һәм яшь үзгәрешләрен анализлауны да кертеп, барсларның сәламәтлеген бәяләүнең куркынычсыз ысулларын эшләү белән шөгыльләнәчәк. Генетик материал криобанкын булдыру, шулай ук Россиядә популяцияне торгызу программаларында катнашу планлаштырыла.
Моннан тыш, үзәк хакимият органнары һәм иҗтимагый оешмалар белән берлектә хайваннарны саклау һәм рәхимсез мөгамәләне булдырмау проектларында хезмәттәшлек итәргә, экологик агартуны үстерергә, экотуризмга һәм аучылык хуҗалыкларына ярдәм итәргә ниятли. Проектны башкаручы итеп ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы билгеләнде.
Кар барсы Татарстан символы булып тора һәм республика гербында сурәтләнгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз