news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда кар аеруча күп булган районнарны атадылар

Хәзер Татарстанда иң күп кар Яшел Үзән, Арча, Питрәч, Балтач районнарында һәм Казанда. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында брифингта Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе башлыгы Сергей Захаров әйтте.

15 мартка булган мәгълүматларга караганда, югарыда санап үтелгән җирлекләрдә кар күләме нормадан 233 процент күләмендә, ә кар катламы биеклеге урыны белән 70 процент тәшкил итә. Татарстан буенча тулаем алганда, кар күләме нормадан 161 процент дәрәҗәсендә.

Сергей Захаров сүзләренчә, су запасы күп булганга, Лаеш районында үсемлекләрнең тирән кар катламы астында үлүе кебек куркыныч күренеш күзәтелә. Иделнең көнбатышына таба да кар запаслары күп. «Бу Кайбыч һәм Буа районнары, аннары Тәтеш. Шуңа күрә Авыл хуҗалыгы министрлыгының игътибарын юнәлтер идем», – диде Сергей Захаров.

Быел туфракның дымлылыгы 99 процент, ә туң катламы әллә ни тирән түгел – нормадан 12 проценттан 43 процентка кадәр. Сулыкларда боз катламы зур түгел, димәк, боз туктап торганда тоткарлыклар ихтималлыгы зур түгел, дип әйтте идарә башлыгы.

news_right_1
news_right_2
news_bot