news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда капиталь төзекләндерү гамәлләре барган күп фатирлы йортларның 98 процентында эш төгәлләнгән

Ремонтланган 688 торак йортның 259ы файдаланылышка тапшырылган

  (Казан, 30 сентябрь, «Татар-информ»). ТР Хөкүмәте карары белән2014 ел капиталь ремонт программасына 40 муниципаль районда 793 торак йорт кертелгән. Программаны финанслау күләме 4,68 млрд. сум тәшкил иткән. Торак фонд мониторингы мәгълүматлары буенча, башкарылган эш күләме 4599,98 млн сум тәшкил итә, яки программада каралганның 98 проценты.

40 муниципаль районда  күп фатирлы 688 торак йортта капиталь төзекләндерү эшләре төгәлләнгән. ТР Дәүләт торак инспекциясе тарафыннан 32 муниципаль райондакүп фатирлы  259 йорт кабул ителгән, диелә ведомство сайтында.

Быел капиталь реомнт вакытында ТР Дәүләт торак инспекциясе тарафыннан тупас кимчелекләрне бетерү буенча 3271 тикшерү үткәрелгән, 16 кисәтү ясалган. Капиталь ремонт үткәргәндә ачыкланган җитешсезлекләр буенча прокуратурага 29 хат җибәрелгән.

2014 ел капиталь ремонт программасын гамәлгә кую кысаларында техник куркынычсызлык кагыйдәләрен бозуның 40 очрагы ачыкланган. Дәүләт торак инспекциясе, подрядчы оешмаларга карата административ чара кабул итү өчен, Дәүләт хезмәт инспекциясенә 22 хат җибәргән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100